Хэлен ничек???

Ирида Акалы
Хэлен ничек дигэн сорау белэн
Ераклардан Сина дэшэмен.
Ара-тирэ хэллэренне белсэм
Мин дэ тынычланып яшэрмен.

Гади сузлэр,а артында анын
Купме эйтелмэгэн суз ята!
Кичермэгэн хис-тойгылар
Башны эйлэндерэ ,чуалта...

Э чынында исэ,иннэренэ башны куеп
Кочагына кереп югаласым килэ.
Яшел кузлэренэ бер тобэлеп карап
Карашына кереп адашасым килэ.

Синен кочле кулларыннын назын тоеп
Хэр кузэнэгем белэн омтыласым килэ.
Иреннэреннен сусыл чия тэмен тоеп,
Хислэр дингезендэ бер йозэсем килэ.

Эйтелмэгэн сузлэремне Сина эйтеп
Узем  телэгэн жавап та аласым килэ
Татлы сою дингезендэ икэу йозеп Мизгелгэ генэ онытыласым килэ.

Э чынбарлыкта исэ.....
Хэлен ничек дигэн сорау белэн
Ераклардан Сина дэшэмен.
Ун ел бергэ булгангадыр инде
Кан туганымдай сине курэмен...