Ана йорэге

Динара Мухамаева
Ана йорэге.

Динара Мухамаева - Шакирова

Тэрэз тобендэ усэ голлэрем,
Кояштан ала жылы нурларын.
Гомерлэрен уздыра Аналар котеп,
Узенен газиз кызларын, улларын.

Тэрэзлэр аша кояш нурыннан
Нур боркелэ ойнен туренэ.
Баладан алса яхшы хэбэрлэр -
Ана йорэге шатлыкка кумелэ.

Тэрэз тобендэ ускэн голлэрем
Матур - матур чэчэк атсыннар.
Хэр ананын коткэн баласы
Туган йортка ешрак кайтсыннар.

Чэчэк атса голлэр дэ матур,
Балалар кайтса ойдэ кунелле.
Берни кирэкми газиз аналарга
Кайтса балан бэхет тугелме?!