Авылларда иде барлык ышаныч...

Динара Мухамаева
Авылларда иде барлык ышаныч...

Динара Мухамаева - Шакирова

Кадерсезгэ эйлэнде Жир - Аналар,
Утыртылмый калды бар почмагы.
Кин басулар, кырлар кысыр бар да,
Жыен чуп - чар усэ анда тагы...

Йорэклэрдэн кан сыкрап тама,
Чыккан шикелле улэннэр шытып.
Турэлэрнен кесэлэре калын булгач,
Карыйлар кырларга йозен сытып.

Туендыра иде шушы кырлар
Иллэр халкын, барлык каланы.
Безнен кырлар хэзер хэтерлэтэ
Жэелеп киткэн чулдэге даланы.

Авылларны бетереп нык ялгышты,
Очып барган торнага ышанып.
Купме халык кинэт эшсез калды,
Ислэре китеп, таннарга калып.

Дэвамы монын ничек булыр бит,
Ничек яшэрлэр авыллар беткэч?
Авылларда иде барлык ышаныч,
Тамырын анын балта беэн кискэч?

Трактор - комбайн паркы горли иде,
Хэтерлэтэ хэзер сугыш кырларын..
Турэлэр дэ бит шэхэргэ кучте,
Уз - ара булеп авыл байлыгын.

Югыйсэ бит авыллардан чыккан,
Туып - ускэннэр бар да авылда...
Рэнжетеп кенэ Жир - Анабызны
Ни котэрбез сон алда? Асылда?