Ак каеннар

Динара Мухамаева
Юл буенда ак каеннар
Озатып кала безне.
Хэрвакыт сезгэ сокланып
Кочабыз узегезне.

Каенлыкка кергэн саен
Яктыра урман эче.
Сезгэ генэ лаек булган
Серемне сойлиемче.

Агачларнын жаны изге,
Тынлый купме мон-зарны...
Э без,кеше калдыклары,
Рэнжетэбез аларны.