Укенергэ сонга калмыйк

Рябина Хат
Чэчэк салырга, дип улым каберенэ
Барган идем бер кон зиратка
Сукмагыннан салмак атлаганда
Куз тошердем ялгыз ир-атка.

Кабер остенэ ул, ап-ак кардай
Ак розалар сипкэн китереп
Эни бэгрем, гафу итче, диеп
Узе жылый, сыгылып, илереп...

Узем дэ сизмэстэн карадым мин
Кабер ташындагы сурэткэ
Бик чибэр бер апа тошерелгэн
Кыен булып китте йорэккэ.

Сак пышылдап ир-атка эндэштем
Ахрысы бик кадерле кешегез
Кайта алмадым,диде,исэн чагында
Бетэ торган тугел эшебез...

Эни бэгрем, бер узе устерде
Конне-тонгэ ялгап эшлэде
Вакыт-вакыт жаны эрнесэ дэ
Эни тешен кысып дэшмэде.

Усмер чакта гел урамда идем
Ашарга да кайтып кермэдем
Эниемнен ул чакларда ничек
Мин,дип озелгэнен белмэдем.

Шулай гомер утте, эни белэн
Сойлэшергэ вакыт тапмадым
Ул озелде улым, бэгърем, диеп
Э мин начар юлны таптадым...

Ойлэнгэч тэ инде уземнен дэ
Бер-бер артлы туды балалар
Энием мина хич упкэлэмэде
Исэн уссен, диде сабыйлар.

Авыргачта безгэ белгертмэде
Ничек ялгыз башы тузгэндер
Тоннэр буе анын эрнегэнен
Тик ялгыз ай куктэ кургэндер...

Еллар буйларына кайта алмадык
Туган коннэренэ вакыт тапмадык
Безне сагынып, чакырып хатлар язды
Тик без аны анлый алмадык...

Буген яннарымда ин кадерлем
Юк шул инде, нилэр кылсамда
Кайтыр идем энием яннарына
Юлларыма ташлар яусада.

Никлэр шулай сонлап анлыйбыз сон?
Язмыш биргэн тормыш кадерен
Эрнеп, куз яшьлэрсез жылыйм хазер
Кочып эниемнен салкын каберен...

СОНГА КАЛМАСАК ИДЕ, БУГЕН БЕЛИК ЭНИЛЭРНЕН ХАЛЕН!!!