Гомер бирсен безгэ ходаем

Рябина Хат
Йорэк эрнуен  басар очен мин
Сагынып килэм гел синен янга
Бары тик синен кочакта гына
Тынычлык табам ашкынган жанга!

Монсулык басса минем кунелне
Синен янына ашкынам бэгърем
Ярты суздэн дэ анлашабыз без
Аерма безне берук син тэнрем!

Вак тояк булган мэшэкатлэрдэн
Арыну очен сине кочам мин
Янэшэ булсан барда онтыла
Ни хэл булса да сина очам мин.

Донья йоклэре басса инемне
Ярдэмгэ килэ синен кулларын
Терэк булып гел, бергэ  атлаек
Ходаем биргэн гомер елларын!