Кунелем

Рябина Хат
 
Кунел белэн сойлэшеп йорим икэн
Анлыйсынмы син ,бу ни анлата
Жавап бирэмен, хислэр сунмэгэн
Кунел буген дэ, сине ярата...

Кунел хаман сина тартыла икэн
Бэгърем эйт мина эйдэ яшерми
Йорэктэ ут бар, жылы суз котэм
Омет итэмен кунелем тошерми!

Кунел озелеп сине юксына икэн
Анлыйсын микэн , нинди халэт бу
Авыр суз эйтмэ, син ялгышыпта
Назларын белэн, барлык шикне ю...

Кунел хаман син, дип, талпына икэн
Анлашырга бэлки, эле сон тугел
Ялгыз жаным ,сагышларга тулып
Эрнемэсен иде ,минем саф кунел