Шундый сагынам

Рябина Хат
Мин сине шундый сагынам
Шуны сизэме синен кунелен
Бэлки синендэ кайнар йорэген
Мина очадыр, бетеп туземен...

Исемнэн чыкмый кайнар кочагын
Пышылдап эйткэн назлы сузлэрен
Союдэн шашып, яратып соеп
Мина караган зэнгэр кузлэрен.

Исемдэ хаман янында чакта
Яратып кочкан синен кулларын
Нинди бэхетле идек без бергэ
Икэу уткэндэ гомер елларын...

Оныта алмыйм, тэмлем, син, диеп
Упкэн чагынны назлап , кочаклап
Нилэр булды сон кайнар союгэ
Кая югалды, эйтче ул чаклар?

Э мин хазердэ сине сагынам
Мина билгесез синен уйларын
Барсын онытып, кысып кулларны
Утик без эйдэ тормыш юлларын!!!