Вакыт курсэтер

Рябина Хат
Нинди хэл булсада бу доньяда
Кешелеген саклап кала бел
Жанны телеп йорэк эрнеткэндэ
Араларны озгэндэ шул тел...

Эрнесэндэ берук беркемгэ дэ
Каргыш эйтеп йозен каралтма
Алла боек, узе жэза бирер
Беркем бакчасына таш атма!

Мэганэсез белэн суз куертма
Тик йорэккэенне бозарсын
Сабырлыкнын тобе сары алтын
Сыгылмасан аны табарсын.

Син яратып, санга сукмасалар
Горурлыгын тотып китэ кур
Узе синен хэлгэ калган берэу
Эрнер бер кон, шуны котэ бел!

Жылы сузгэ ямьсез жавап алсан
Берук кунелкэен сынмасын
Безнен урамда да бэйрэм булыр
Йорэгендэ хислэр тынмасын!

Буген яшэу белэн генэ тугел
Алда ни буласын кем эйтер
Кемнэр кем алдына тезлэнэсен
Гомер алда, вакыт курсэтер...