Зинхар тимэгез

Рябина Хат
Тимэгез сез минем йорэгемэ
Сорамагыз минем халемне
Була шундый коннэр доньяларда
Курэселэр килми беркемне...

Топченмэгез суз алырга телэп
Эчем ут булсада дэшмимен
Кайнар ташлар аткан вулкан кебек
Сабырлыгым сыгылган конем.

Узган чакта, минем артларымнан
Имеш-мимеш сойлэп калмагыз
Кеше сойлэп эрну сагышларны
Гомер китабына язмагыз.

Тимэгез буген минем кунелемэ
Пыскак янгырдай елаган чагы
Вакыт дэвалар, эле боркенне
Кояшым балкыр кугемдэ тагын!

Буген сораман, ни хален, диеп
Эйтмим беркемгэ, йотам тик узем
Кайгы-сагыштан арыныр тиздэн
Молдерэп торган зур кара кузем.