Фрагменты

Ирида Акалы
Унган да син, булган да син,
Чигу чигэ кыз бала...
Тэрэзэдэн кузен алмый,
Ярын котеп монлана.

Бэлэкэчтэн ятим калып,
Донья газабын татыган,
Афэтле еллар авырлыгын
Уз жилкэсеннэн уздырган.

Энисенен ярдэмчесе дэ,
Танычы да булганга
Яшьли мэктэпне ташлый да,
Колхоз эшэнэ алына.

Саф кунелле, жор телле
Бар жирдэ дэ олгерэ,
Иртэн иртук йоклап ятмый
Тэмле ипилэр пешерэ.

Эштэн кайткач,ардым дими,
Кичке уенга ашыга.
Ару-талуны да белми
Эвэс була жыр-монга...

Беркон шулай дус кызы
Бик матур планнар корды:
Чик сагындагы егетенэ
Озын хат юллап салды...

Шулай-шулай,дусларым бар,
Бар аларнын егете,
Тик бик юньсез,
       Тин булмас пар,
Килмидер  аларнын йорисе.

Анда, сездэ чик сагында,
торадыр лачын кебеклэре,
Танышырга телэр иделэр ,
Тик житми кыюлыклары...

Эгэр син бу адресларны,
Дусларына тапшырсан,
Салыр идек фотоларны,
Танышырга якыннан...

Менэ шулай дус кызы,
Хатны конвертка салды,
Конверт эченэ тагын,
Ике адрес та юллады.

Вакыт узды , берзаман,
Килде солдаттан хатлар.
ике кыз да хат алган:
Тик исемнэр буталган!!!

Нэфисэ алды Мэдинэ дип,
Мэдинэ- Нэфисэ язылганын
Калдылар кызлар аптырап,
Анламый егет ни кылганын.

Шаярганмы ул,эллэ колгэнме,
эллэ сынарга телэгэнме???
"Жавап котэм, яз,"-дигэн,
Танышырга телэк белдергэн.

жавап хатны солдатка
язмас жиреннэн язарлык,
Теллэре тин сандугачка,
Язмасы урнэк булырлык.