Укену...

Ирида Акалы
Укенэсендер:
яшли сойгэн ярны
Ник еракка типтем?
Аердым да ташладым???

Уйлыйсындыр:
яратканнар тузэ икэн,
Бэхет ишек каккач
Нигэ чыдый алмадым???

Боегасындыр:
газиз балаларымны
Ник яратып упмэдем?
Ата назын жэллэдем???

Хыялланасындыр...
Борып тормыш агымнарын,
кайтарып бер мизгелне,
Башлап жибэреп булса икэн
хаталар остендэ эшне!!!
Барысын да тозэтер идем,
тыяр идем азгын уйларны,
гаилэ очен, балалар очен
Жанымны да жэллэп тормамын!!!
Тик еракта Сак-Сок тавышы
озэ минем йогэнсез хыялны....
Ике якта саргаерга кала
шушы кошлар кебек монланып...