Кешелэр

Тимур Хамзин
ХАМЗА АРСЛАНОВ

КЕШЕЛЭР

Тамагы тук булса ауга чыкмый,
Киек жэнлек шуна бик разый,
Кочсезлэргэ коче житсэдэген
Кирэгеннэн артык ул азмый.
Нигэ кеше шулай комсыз икэн,
Киек жэнлеклэрне уздыра,
Осте ботен тамагы тук килеш
Мина диеп жанын туздыра.

Миллиардлар да житми ана,
Фатирнында кирэк зурысы,
Дингез буйларында коттедж-вилла,
жинел машинанын кырысы.
Хатын нэрсэ, чибэр кызлар кирэк,
Озын аяклысы , кайнары,
Кулмэк-ыштан, костюм, галстук, барсы
Модаласы, читтэн кайтканы.

Дэрэжэ кирэк, мактаулы исем,
Дэулэт булэгенен олысы...
Бар нэрсэнен башкаларныкыннан
Остене затлысы, саллысы.
Кеше никадэрле комыз булса
Шул кадэрле илгэ файдасыз,
Керэ алмас халык кунеленэ,
Калыр читтэ, шоhрэт дансыз.