Июнь-Сабантуй ае

Ваннур Рахматуллин
Июнь ае тэбигэтьтэ барда
Чэчэк ата. усэ. яшэрэ,
Хэр тереклек могжизага тин бит
Урын таба жирдэ яшэргэ.

Челтер---челтер чишмэлэре ага
Кошлар жиры болын---тугайда,
Аланнарда каен жилэклэре
Пешеп килэ инде бу айда.

Июнь ае. нинди хозурлык бит!
Хуш ис белэн тулган бар донья,
Жылы янгырлары шифа булып
Кирэк чакта килэ дэ ява.

Язгы чэчу инде тогэллэнгэн
Зур унышка нигез салынган,
Омет белэн тулы кунеллэр дэ
Мулдан булыр козен табыннар.

Печэн осте житэр озакламый
Чалгылар да кайрап куелган,
Авыр эштэн сон бит ял да кирэк---
Бэйрэм итик Сабан туенда.

Гасырлардан килгэн бэйрэм бит ул--
Игенченен изге бэйрэме,
Сабантуйга рэхим итегез сез
Бэйрэм итик, дуслар, эйдэле.

Бар халыклар бэйрэм итэ хэзер
Сабантуйга юк ул киртэлэр,
Шулай булсын, кунеллэр кин булсын
Тыныч булсын туар иртэлэр!

2 0 1 3 ел.