Уткэннэргэ сэяхэт

Ирида Акалы
Очраштык без юллар чатында,
Котмэгэндэ, уйламаганда.
Вакыт житкэн булгандыр
Хэтирэлэргэ эйлэнеп кайтырга...

Кайчандыр без бик якын идек
Ерагайтты тик язмыш ташкыны...
Бер-бербезгэ бик кирэк идек,
Дорлэгэндер бэлки сою ялкыны.

"Без бит бары дуслар гына",-диден,
Хэзер инде шулай гынадыр...
Кайчандыр бик кирэк терэк иден,
Тик бары да онытылгандыр...

Язмыш ойрэтте кочле булырга
Тик кочлегэ дэ терэк кирэктер.
Уткэннэрне кире ерак кагарга,
Шулай булган минем телэктер.

Еллар уза,хэтер акрын жуя
Кунелдэге булган яраларны,
Котелмэгэн очрашулар янарта
Кайбер вакыт кисэк аларны...