Козге яшьлэр

Разина Кинзябулатова
“Ачмыйм-ачмыйм!”-дип кабатлыйм,
“Кертэсем килми сине!”
Янгыр булып козлэр килгэн,
Ул шакый тэрэзэмне.
“Юк елама! Ялынма да!
Кирэкми мина яшьлэр!”
Кызганыч хэм монсу булып,
Тэгэри козге яшьлэр...
“Монсулатма!Кызгандырма!
Кагылма салкын белэн!
Урама мине, козкэем,
Сары сагышын белэн!”
Коне буе мин тартыштым,
Бирешмим, диеп, козгэ.
Янгыр тынды,ялгыз калдым,
Чыланып козге яшькэ...
25.09.2013