Чуллектэге читлектэ

Разина Кинзябулатова
Йорэгемнэн саркып каным ага...

Аякларым талды-тезлэнэм...

Алга карап, кузлэр талды -

Башымны аска иям...

Кулларымнын хэллэре юк...

Мин туктадым шушы чуллектэ.

Бер тамчы су булса икэн,

Жаным утлы читлектэ!

Нидер дэшэм кебек, тавышым юк,

Иреннэрем уттан койрэгэн...

Кузлэремне ача алмыйм,

Бармы, Аллах, мине кузлэгэн?

Мин арыдым, мин егылам

Аркам белэн эссе комнарга...

Тэнем берни тоймый кебек,

Жаным оча ерак еракка...

Сонгы тапкыр кузем ачып,

Мин багамын биеккэ:

Канат кагып, кукне коча

Тау боркете зэнгэр иректэ.