Илегезгэ кайтыгыз!

Ирек Фатхелисламов
(На татарском языке)


Башкорт егетлэре, сез кайларда
Кай иллэрдэ, чит жирлэрдэ,
Кангырашып йорисез?
Алтынмы эллэ эзлисез?

Урал тавын, Агидел буен,
Дала жилен, чишмэ суын
Кемгэ ташлап киттегез?
Ничек базнат иттегез!

Курай монын тынламыйча,
Бер кычкырып жырламыйча,
Кyке кебек баласыз
Егет кyрке – даласыз
Ничек яши аласыз?

Илегезгэ кайтыгыз!
Жирне бyлеп алыгыз!
Кулга сука тотыгыз!
Ингэ тубал асыгыз?

Жыенныгыз оланнар:
Кечелэр hэм олылар.
Газиз илне, ятим жирне,
Омэ ясап кyтэрик.
Туганнарча бердэм булып,
Голбакчалар yстерик.