Сэбэп нидэ?

Разина Кинзябулатова
Кышкы салкын. Усал суык

Кыю кереп, тэнне чеметэ.

Тэннен тугел, гуя жаннын

Жылылыгын шулай киметэ.

Урамнарга эт чыкмаслык

Кышкы салкын коннэрдэ,

Чуплек чокып, берэу йори.

Ничек тоштен, Кешем, бу конгэ?!

Ертык кием, пычыраклык,

Битарафлык кузлэрдэ,

Эллэ айнык, эллэ исерек...

Катып калган битлек йозендэ.

Гажэплэнмим, чирканмыйм да-

Бу куренеш безнен арада.

Тормыш дигэн усал зат

Кайната бит бэргэ казанда.

Безнен тормыш хэерчелегеме?

Эллэ кунел мескене?

Битарафлык? салкын канлык?

Эллэ язмыш типкене?

Бу кешенен кочсезлегеме?

Гаделсезлек микэн сэбэпче?

Бу бер зат тик шундый тугел, ахры,

Безнен кунел, бугай, хэерче.