Дустыма хат

Динар Валиахметов
Чиге бармы дустым, бу галэмнен?
Китэр идем галэм читенэ,
Сою дигэн татлы чир кешене,
Шундый хэлгэ кайчак житкерэ.

Ни хэл итим, сагынам шул дустым,
Менэ инде тагын тузмэдем,
Козге, шыксыз урамнарга чыгып,
Эйе..., тагын аны эзлэдем.

Нигэ диеп дустым син сорама,
Жавабын узен дэ белэсен,
Соймэс идем алдан белгэн булсам,
Йорэгэмне шулай телэсен.

Белэм дустым,элдэ хэтеремдэ,
Анын мина эйткэн сузлэре,
Тик баса алмый сузлэр йорэгемдэ,
Дорлэп янган шашкын хислэрне.

Юк кирэкми дустым, син юатма,
Яраларым инде сызламый,
Эйтмэс сузлэремне язам хатка,
Хатлар беркайчанда кызармый.

Анлыйм дустым,барысын да белэм,
Ометлэнэм бушка,бит мина,
Булмаган кебек урын йорэгендэ,
Бу Жирдэ дэ урын юк сыман.

Чиге бармы дустым, бу галэмнен?
Китэр идем галэм читенэ,
Сою дигэн татлы чир кешене,
Шундый хэлгэ кайчак житкерэ.