Умырзая... На татарском языке

Ирида Акалы
Умырзая - язгы чэчэк дилэр,
Карны ерып туа доньяга...
Тормыш упкыннарын ерта-ерта,
Мэхэббэтем туды доньяга...

Озеп алсан язнын куркэм голен,
Тиз коя шул нэфис тажларын...
Союем дэ ометсез шул минем,
Килэчэге дэ юктыр бит анын...

Умырзая ускэн жиргэ бардык,
Саф чэчэклэр озеп син суздын,
Гуя язнын асыл голлэрен тугел,
Кайнар хислэренне тапшырдын...

Хислэренне сизеп белэ идем,
Тик омтылырга сина курыктым,
Умырзая ускэн жиргэ чакыргачтын
Назга сусаган йорэгемне суздым...               
Дусай урманнары-истэлекле урын,
Мэнге уелып калыр хэтеремдэ...
минем очен жыйган чэчэклэрен,
Сунэрме икэн тэрэз тобемдэ???

Чэчэклэрен бетэр, э союен???
Дорлэрме сон кунел турендэ???
Очрашулар, серле очрашулар,
Калырмы сон тормыш кугендэ???

Иреннэрдэ татлы убешу тэме,
Уйларымда - сорауларнын йозе,
Тик каршымда-назлы ак чэчэклэр-
Умырзая-язнын беренче голе...