Язмыш... На татарском языке

Ирида Акалы
Язмышлардан узып булмый, дилэр,
Мангайга нэрсэ язылган-шуны курэсе.
Тик язмышларны бора сон кемнэр???
Эх, табасы иде аны,хэм белэсе,

хэм сорыйсы иде:Нигэ алай иттен?
Нинди гаеплэрем бар минем???
Нигэ бэхет тамчыларын бирден,
Э соныннан болгенлеккэ тошерден?

Кайчан бетэр карангы коннэрем?
Кояшсыз -айсыз уткэн тоннэрем?
Кайчан гына ачы колу тугел,
Э чын шатлык сибэр йозлэрем???

Хэр уткэн кон жину минем очен,
Кон дэ сынау ала язмышым...
Егылгачтын тору авыр булса да
Сунми эле миндэ яшэу чаткысы!

Э ометем минем ике нэни жанда
Минем килэчэгем-балаларымда!
Алар очен, алар бэхете очен
Тузэм эле,чыдыйм барсына да...

Язмыш бэреп екса, торып басам,
Балаларым диеп яшим, омтылам,
Мин булмасам, алар кемгэ калыр?
Шушы уем китми башымнан...

Эх,син язмыш,ачы язмышым минем,
Житэр инде, житэр - сынама!!!
Якты омет ялкыны дорлэт миндэ,
Бэхет булэк итче балаларым хакына!!